Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыклары быел чөгендер чәчмәячәкләр

Бүген “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, ӘККӘРӘЙ”, “Сөлчә” җәмгыятьләре һәм “Серендеев Н.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә тулысынча әзер дип була.

Ә калган авыл хуҗалыгы предприятиеләре бу эшкә әзерме?

- Төрле хуҗалыкларда хәл төрлечә, мин аларны аерым атап тормыйм инде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин .- Барлык хуҗалыкларда да тагылма агрегатлар ремонтланган, ә менә тракторларны карап, төзәтеп бетерәсе бар, алар 83 процентка әзер. Җитешсезлекләре булган хуҗалыкларга кимчелекләрен кыска вакытта бетерергә кирәк.

Механизаторларга килгәндә, хуҗалыкларда алар җитәрлек: үзебезнекеләр дә, читтән килүчеләр дә, килешү буенча эшләүчеләр дә була. Ә менә белгечләргә ихтыяҗ зур, җәмгыятьләргә агрономнар, инженерлар кирәк.

Бүген иң авыры- ягулык мәсьәләсе, бензинның, солярканың һаман кыйммәтләнә баруы хуҗалыкларның кесәсенә суга. Язгы чәчү эшләрен өзмичә башкарып чыгу максатыннан, ягулык сатып алу өчен хуҗалыклар ташламалы кредит та ала алалар. Бүген кайберәүләр шуны рәсмиләштереп йөриләр. Крестьян-фермер хуҗалыкларның күбесе ягулык әзерләп куйган. Ивесторларның да бу яктан проблемасы юк, аларның ягулык алырга акчалары бар. Башка кайбер хуҗалыкларының, әйтик, “Серендеев Н.И.”, Күтәмә АГРОфирмасы”, “Кара Чишмә” хуҗалыкларының сатарга дигән бөртек запаслары шактый әле, алар акча эшли алалар. Соңгы вакытта бөртеккә бәя дә үсә башлады.

Хуҗалыкларда минераль ашламалар да җитәрлек түгел.

Быел районда 56 мең 749 гектар җир эшкәртеп чәчелергә тиеш, шул исәптән, бодай – 7 мең 751, арпа - 10 мең 968, солы – 2 мең 110, көнбагыш – 12 мең, карабодай – 972, рапс 600 гектарда. Хуҗалыкларда 11 мең 717 гектарда азык культуралары чәчү ниятләнгән. 9 мең 755 гектарда уҗым культураларын тукландырасы бар.

Шунысын даәйтү кирәктер, быел безнең районда шикәр чөгендере игелмәячәк.

Язгы чәчү өчен районда 8 мең тоннага якын орлык кирәк, ул җитәрлек күләмдә бар. Бу көннәрдә “Росельхозцентр”ның район бүлегендә дә эшнең кызу чоры – хуҗалыкларда чәчеләчәк орлыкларның сыйфатын тикшерәләр.

- “ЧИРМЕШӘНАГРО”, Чирмешән АГРОхезмәтләре”, “Серендеев Н.И”, “Моляков В.А.”, “Фәрхетдинов Ю.М.”, “Гатин Д.М.”, “Шәмгунов Г.М.” һәм башка кайбер хуҗалыклар орлыкларын тикшерүгә китерделәр, - ди әлеге оешма җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов. – Орлыкларның сыйфатын бар яктан берәмтекләп тикшерәбез: чүплек, шытымлылык дәрәҗәсен билгелибез, шыту энергиясен, төрле авыруларга каршы торучанлыгын ачыклыйбыз. Анализларның бер өлеше бушлай ясала, кайберәүләре өчен түләргә туры киләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалыкка сынау беркетмәсе тапшырыла һәм чәчүлек орлыкны нинди препаратлар белән эшкәртергә, күпме чәчәргә кирәклеге хакында киңәшләр бирелә. Кызганычка каршы, күпчелек хуҗалыкларда орлыкларның сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирми, фондларны даими яңартып тору кирәк.шул ук вакытта “ЧИРМЕШӘНАГРО” хуҗалыгы - "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе әгъзасы, орлыкчылык белән җитди шөгыльләнә. “Сөлчә”дә бу яктан яхшы эшли, орлык фондын даими яңарта. Башка хуҗалыклар орлыкны алардан сатып ала яисә алмаштыра алалар. Чәчеләчәк материал тиешенчш эшкәртелергә, чистартылырга һәм тикшерелергә дә тиеш.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән чөгендер

2
X