Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы “эвакуацияләнгән халыкны” кабул итәргә әзер

5 апрель көнне районның гражданнар оборонасы штабына һәм эвакуацияләнгәннәрне кабул ити комиссиясенә Түбән Кама шәһәреннән безнең районга “эвакуацияләнгән“ 10 меңгә якын кешене, матди байлыкларны кабул итәргә һәм урнаштырырга туры килде.

Чирмешәндә гражданнар оборонасы буенча узган өйрәнүләрдә район алдында шартлы рәвештә шундый максат куелды. Әлеге чарага районның барлык оешмалары, авыл җирлекләре, җитәкчеләр җәлеп ителде.

Районда оешкан "Элемтә һәм хәбәр итү", "Коммуналь - техник", "Сәүдә һәм туклану", "Медицина", "Транспорт һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү", "Хайваннар һәм үсемлекләрне саклау", "Инженерлык", "Юл", "Янгын куркынычсызлыгы", "Санэпидкүзәтү", "Җәмәгать тәртибен саклау" хезмәтләре җитәкчеләренә көнозын гадәттән тыш килеп чыккан очракларны хәл итәргә туры килсә, эвакуацияләнгәннәрне кабул итү комиссиясенең эшче төркемнәренә Түбән Камадан даими килеп торучы халыкны район үзәгендә һәм авылларда эвакуацияләнгәннәрне кабул итү пунктлары буенча урнаштырырга кирәк иде.

Хезмәтләр җитәкчеләре болардан тыш килеп чыккан башка катлаулы хәлләрдән: Түбән Кармалка юлында булган юл-транспорт һәлакәте, Яңа Чишмә-Чирмешән юлында ишелгән күпер уңаеннан, пунктларның берсендә түләмә авыруыннан, Чирмешәндә карантиннан, чыгу юлын эзләделәр.

Эшче төркемнәр алдында башка бурычлар куелды, алар, нигездә, эвакуацияләнгән кешеләр белән эш иттеләр: өстенлекләргә ия булганнарны, колоннада авырып киткән кешеләрне урнаштыру, аларга медицина ярдәме күрсәтү, азык-төлек белән тәэмин итү...

Бу көнне район үзәгендә һәм авылларда сирена тавышлары да яңгырады, “Һава тревогасы” сигналы бирелде.

Өйрәнүләрнең барышын махсус комиссия күзәтте, алар ахырдан үз бәясен бирделәр.

-Әлеге күләмле өйрәнүләрнең максаты – гадәттән тыш хәлләр шартларында идарә итүче структураларның, район халкының да әзерлеген тикшерү, - ди республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге начальнигы урынбасары Наил Гәрәев. -Бүгенге өйрәнүләр барышында вак-төяк җитешсезлекләр ачыкланса да, алар Чирмешәннең гадәттән тыш хәлләргә әзер булуын күрсәтте.

Күбрәк фото: Чирмешәндә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән