Чирмешән районындагы кайбер авылларда басмалар ясамакчылар
Төзелгәннәр, ясалганнар бер дә гомерлек түгел шул. Әле бер җире җимерелеп чыга, тишелә, ярыла, буявы уңа дигәндәй. Табигый, җиһазларның заманчарагын аласы, барын да матурайтасы килә. Аерым йортларда, тулаем торак пунктларда да андый мәшәкатьләр бихисап. Авыл халкы күмәк шундый эшләрнең бер өлешен үзара җыелган салым акчалары хисабына хәл итеп яши.
Бәркәтә авылында юлларны чисталау, зиратларны, урам яктырткычларын карап, тәртиптә тотудан тыш, үзсалым акчасына Шушма елгасы аша салынган, стадионга чыга торган басманы рәтлисе бар. Язгы ташулардан соң ел да башкарыла торган эш. Тимердән яхшы итеп күпер ясап куяр идең – шактый сумма кирәк.
Шешминкада суүткәргечләр 1969 елда сузылган. Тимер торбалар еш тишелеп халыкның да, җитәкчеләрнең дә җелегенә үткән.
-16 километр озынлыкта суүткәргечләр системасын яңарту 32 миллион сумнарга төшә. Дөрес, моны махсус программа буенча республика эшләп бирә. Ә менә проект-смета документларын ясату чыгымнарын үзебезгә каплыйсы, быелгы “самообложение” акчаларын нигездә шуңа тотмакчыбыз. Бу гына җитми әле: 1 миллион 300 мең сум тирәсе акча кирәк бит. Шуңа бу эштә район да булыша, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.
Иске Котышта да шундыйрак проблема икән. Авылның ярты ягында, ягъни үзәк өлешендә 1976 елда салынган суүткәргечләр шулай ук тузган. Аларны яңартасы бар. Бер башня да черек.
-Җыелырга тиешле үзсалымның 90 процентка якыны тупланды. Әгәр бар халык та аны биреп бетерсә, республика да елдагыча 1+4 исәбеннән өстәсә, су кертергә проект документларын ясату өчен акча җитәргә тиеш, - ди әлеге уңайдан Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.
Лашман авыл җирлегендә җыелган үзсалым акчаларының бер өлешенә Әмир зиратында кирәк-яраклар кую өчен яңа корылма булдырмакчылар. Лашманның Түбән очында Сөлчә елгасы аша тимердән басма кирәк. Ике авылда да урам эчендәге юлларны рәтлисе, чокыр-чакырларны ямап чыгасы иде.
Яңа Кади авыл җирлегендә дә халыктан җыелган акчалар юлларны тәртиптә тоту, урам яктырткычларын карап тору өчен тотыла. Елдагыча, Утыз Имәндәге “Чәчәкле алан” төзекләндерелә. Шушы ук авылда “Зур зират” тирәсен яңартып - тотып алачаклар. Былтыр үзсалым акчаларының беразын ташландык йортлар алларын, барлыгы 100 метр озынлыкта, калай белән каплап, ышыклап куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев