Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән мәктәпләре яңа уку елына әзер

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды. -Быел Бәркәтә һәм Иске Үтәмеш мәктәпләрендә капиталь ремонт ясалды, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов. - Узган елны бу эш Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә үткәрелгән иде. Киләсе...

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Махсус комиссия район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды.


-Быел Бәркәтә һәм Иске Үтәмеш мәктәпләрендә капиталь ремонт ясалды, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов. - Узган елны бу эш Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә үткәрелгән иде. Киләсе елларда әлеге программага Иске Котыш, Туймәт, Күтәмә мәктәпләрен һәм Ивашкино балалар бакчасын кертергә планлаштырабыз.

Бүген районда 27 мәктәп бар, шул исәптән 14 - урта, 11 - төп, 2- башлангыч.

Махсус комиссия яңа уку елына әзерлек буенча иң яхшы мәктәпләрне дә билгеләгән. Исемлектә 2нче Чирмешән, Әккәрәй, Яңа Элмәле, Ивашкино, Утыз Имән, Түбән Кармалка мәктәпләре иң алда.

2нче Чирмешән һәм Әккәрәй мәктәпләре республика күләмендә дә иң яхшылар рәтендә. 7 район кергән зонада 2нче Чирмешән мәктәбе беренче, Әккәрәй мәктәбе өченче урынга дәгъва кылалар. Мәктәп яны участокларыннан Ивашкино һәм Иске Кади мәктәпләренеке яхшырак дип табылган.

Агымдагы елда районда 218 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 10нчы классларга 158 укучы килергә тиеш.

-Кызганыч, районда балалар саны азая, - ди мәгариф бүлеге җитәкчесе. - Әйтик, быел Югары Чегодай һәм Түбән Кармалка авылларында беренче классларга керүче юк. Казанка, Яшәүче, Девичья Поляна авылларында беренче классларга берәр бала киләчәк.

Иң зур беренче класс 1нче Чирмешән мәктәбендә һәм Чирмешән лицеенда булачак. Аларга 30дан артык бала килер дип көтелә. Күтәмә, Иске Үтәмеш, Әккәрәй, Иске Элмәле мәктәпләрендә дә беренче классларда 11әр бала белем алачак.

Бүген районда 385 педагог хезмәт куя. Быел әлегә бер яшь белгеч эшкә урнашкан. Кадрлар проблемасы бар, дип билгеләде район мәгариф бүлеге җитәкчесе. Мәктәпләрдә төгәл фәннәр буенча укытучыларга ихтыяҗ туган.

Билгеле, педагогларның эш нәтиҗәсе иң әүвәл балаларның белем дәрәҗәсе белән билгеләнә. Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләренә килгәндә, рус теленнән быел уртача балл 62,04 (республикада - 65,8), математикадан 41,9 балл булса, республикада - 48,6.

БДИ нәтиҗәләре буенча Лашман, Яңа Элмәле, Күтәмә, Әккәрәй, 2нче Чирмешән, 1нче Чирмешән мәктәпләрен, Чирмешән лицеен уңай яктан билгеләп үтеп була. Аларда математика һәм рус теле буенча югары күрсәткечләргә ирешә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined