Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән курсантлары кырда практика уза

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалының 400 гектар чәчүлек җирләре бар, шуның 91 гектарын уҗым культуралары били.

-Агымдагы елда 120 гектарда арпа, 60 гектарда бодай чәчәргә планлаштырабыз, -ди филиал директоры Владимир Островский. –Җитештерү базасында эшләргә курсантларны да җәлеп иттек, алар практиканы да шунда үтәләр. Биредә хезмәт куючы егетләребезнең барысы да бик акыллы, тырыш, җаваплы укучылар. Һәрберсе мактауга лаек.

Владимир Александрович белән студентлар эшли торган кырга юнәлдек. Казанка юлы буенда, тау битендә урнашкан участокта арпа чәчәргә ниятләгәннәр. Әлеге мәйданны рәткә китерү өчен филиал коллективы нык тырышкан, берничә ел элек көнбагыш үстергәннәр. Бүген монда филиалның дүрт бәрәмлек техникасы эшли.

-Орлык, ягулык, запас частьләр белән, яшермим, проблема бар, -ди филиал директоры.-Ләкин аларны хәл итәбез. Чәчүне ничек булса да соңга калдырмыйча төгәллисе иде. Тракторларыбыз да иске, кайберләренә 40 ел булгандыр. Студентлар аларны үзләре ремонтлап, карап торалар. Менә бу, 2005нче елгы МТЗ-1221 тракторында Алексей Егоров эшли. Молодец егет. Яхшы укый, эштә дә сынатмый. Узган елны комбайнны өйрәнде. Былтыр республика бәйгесендә икенче урын алып кайтты. Быел техникумны тәмамлый. Мин аңа үзебездә мастер булып калырга тәкъдим итәм.

-Эшең авыр бугай, ошыймы? -дип сорадым тузанга баткан егеттән.

-Ошый, -диде дә елмаеп ул, тракторына таба ашыкты. Озак сөйләшеп торырга вакытлары юк, һәр минут кадерле.

Ранис Дәүләтшинның МТЗ -80 тракторындагы кечкенә генә кызыл флаг ерактан ук күренеп тора. Филиал шулай алдынгы механизаторын билгели икән. Директор аны да мактап кына телгә алды. Ранис та быел диплом алырга җыена. “Җәйгә армиягә китәм, аннан соң карарбыз әле”, -ди ул, планнары белән кызыксынгач.

-Безнең бит әле монда ДТ-75 тракторы да бар. Аны беренче курс студенты Сергей Громов иярли. Үзе ремонтлап чыкты. Ул тракторга да 40 ел бардыр, -ди Владимир Островский.

Без килгәндә чәчү агрегаты туктап тора иде, ватылган икән. Механизатор, мастер Юрий Портнов һәм аның студентлары шунда ук ремонтка керешкәннәр. Бу чәчкечне күптән түгел алганнар, әмма ул да ватылмыйча тормый шул.

Кызу эш көннәрендә студентларга йокы юк. Иртән сәгать җиденче яртыга җыелалар. Техниканы да карап алырга кирәк, аннан кырга китәләр. Теләкләре булса, иртән үк филиал ашханәсеннән чәй эчеп китәргә мөмкин, төшке, кичке ашка да аларны монда алып кайтып ашаталар. Билгеле, егетләргә хезмәт хакы да каралган.

Бүген филиалда 207 кеше һөнәр үзләштерә. Бу көннәрдә 160 студент районның төрле оешмаларында, хуҗалыкларында практика узалар. Июньдә сынаулар, ай азагында чыгарылыш кичәсе булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, филиал бинасында капиталь ремонт бара. Республика бюджетыннан бирелгән 40 миллион сум акчага бинада байтак эшләр башкарырга планлаштыралар, монда хәтта заманча җиһазлар да кайтырга тиеш.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев