Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән инспекторлары исерек шоферларны тоткарлыйлар

Бер атна дәвамында, 3-11 август көннәрендә, ЮХИДИ хезмәткәрләре район үзәгендә генә дә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче дүрт кешегә карата (өчесе чирмешәнлеләр) беркетмә төзегәннәр. -Аларның барысын да көндез туктаттык, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров, - Дөресрәге, өчесен. Иске Элмәле егете безнең таләпләргә буйсынмады, туктамады. Аны...

Бер атна дәвамында, 3-11 август көннәрендә, ЮХИДИ хезмәткәрләре район үзәгендә генә дә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче дүрт кешегә карата (өчесе чирмешәнлеләр) беркетмә төзегәннәр.


-Аларның барысын да көндез туктаттык, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров, - Дөресрәге, өчесен. Иске Элмәле егете безнең таләпләргә буйсынмады, туктамады. Аны куа киттек. Ерак бара алмады, "Кәрвансарай" янында юл читенә төште. Ярый әле шунда тротуардан баручы кешеләрне бәрдермәде.

Узган җиде айда исерек килеш руль артына утырган 48 кешегә карата беркетмә төзелгән (узган елның шул чорында -65).

Суд карары нигезендә, алар 30 мең сум штраф түләргә тиеш булалар Һәм ел ярымга таныклыктан да мәхрүм калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X