Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән бакчаларында балаларга урын җитми

Бүген район үзәгендә һәм Ульяновка авылларында балаларга бакчаларда урын җитми. Чирмешәндә - 49, ә Ульяновка авыл җирлегендә 58 бала чиратта тора. Аларда балалар бакчалары төзергә планлаштыралар. Район үзәгендә дүрт балалар бакчасы эшли. Безнең районда 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм бер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы бар. Аларда 792 бала тәрбияләнә. Быел...

Бүген район үзәгендә һәм Ульяновка авылларында балаларга бакчаларда урын җитми. Чирмешәндә - 49, ә Ульяновка авыл җирлегендә 58 бала чиратта тора.

Аларда балалар бакчалары төзергә планлаштыралар. Район үзәгендә дүрт балалар бакчасы эшли. Безнең районда 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм бер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы бар. Аларда 792 бала тәрбияләнә. Быел "Каенкай" бакчасы коллективы ремонтланган башка, иркен бинада "өй туе" уздырды. Иске Үтәмештәге "Чишмәкәй" балалар бакчасында да капиталь ремонт булды. Киләсе елда Бәркәтәге "Кояшкай" балалар бакчасында шундый эш башкару күздә тотыла.
-Балалар бакчалары коллективлары да яңа уку елына әзерлек буенча зур эш башкардылар,-ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Диләрә Мәгъсүмова.- Махсус комиссия бакчаларның әзерлеген тикшереп чыкты. Шешминка бакчасы иң яхшы әзерләнүче дип танылды. Чирмешәннең "Чишмәкәй" һәм "Ландыш", Лашманның "Ләйсән" балалар бакчалары да яхшылар рәтендә.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X