Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрәңгегез уңдымы?

"Яздан салган орлыклар шул килеш - шытмаганнар да, черемәгәннәр дә". Бәрәңге үстерүче халык быел күпчелек авылларда шулай дип зарлана. Карау елдагыча булса да, дым җитмәү сәбәпле, уңыш белән әллә ни мактанырлык түгел, диләр. Хәер, кайберәүләрнең бәрәңге сабакларына быелгы һава торышы да килешкән. Андыйлар да бар. Асия Кәримова (Яшәүче): - Бәрәңгене...

"Яздан салган орлыклар шул килеш - шытмаганнар да, черемәгәннәр дә". Бәрәңге үстерүче халык быел күпчелек авылларда шулай дип зарлана. Карау елдагыча булса да, дым җитмәү сәбәпле, уңыш белән әллә ни мактанырлык түгел, диләр. Хәер, кайберәүләрнең бәрәңге сабакларына быелгы һава торышы да килешкән. Андыйлар да бар.

Асия Кәримова (Яшәүче): - Бәрәңгене бакчаның ун сутыйлап өлешендә утырткан идек. Уңыш искиткеч яхшы булды: дүрт йөз чиләккә якын бәрәңге алдык. Аның сортын кияү алып кайтып биргән иде - кызыллы-аклы, ала төстә Бәрәңгене көрәк белән утырттык, төбенә дә көрәк белән өйдек. Чүпкә азарга ирек бирмәдек.
Балалар язын орлыкларның калын үренте җибәргәннәрен генә сайлап утырттылар. Яхшы уңышка шул да булышкандыр.
Иван Кшуманев (Иске Котыш): - Мактанып булмый: уңыш уртачадан түбән, былтыргыдан да начаррак. Бары 60 чиләкләп кенә бәрәңге җыеп алдык. Яңгыр булмады бит быел. Аның нормаль дигәне, ялгышмасам бездә июль ахырларында гына явып узды.
Ә орлыклар, үзебезнеке, яктан сатып алганыбыз юк. Ел да алардан да уңыш "матур чыга" иде. Бәрәңгегә вакытында яңгыр кирәк шул.
Минсабир Нургатин (Лашман): - Бәрәңге былтыр эрерәк иде. Быел уңыш уртача, вагы күп. Араларында черегәннәре дә бар. Бездә кызылга караганда, сары бәрәңге уңа төшкән. Күп халыкта симәнәләр яздан туфракка ничек күмелгән булса, шул килеш шыта алмыйча яткан. Бездә дә андыйлар чыкты.
Ә менә кортка каршы бер тапкыр да агу сиптермәдек. Яздан орлыкларны махсус препарат белән эшкәртеп утырткан идек - файдасы булды. Орлыклар исә 2010дагы коры елны читтән кайтартылган бәрәңгедән. Яңгырлы елны уңышы яхшы була.
Лидия Князькина (Андреевка): - Ничектер урыны-урыны белән бәрәңге бар, урыны-урыны белән юк. Узган ел 10 сутыйлап бакчабыздан өч йөз чиләктән күбрәк уңыш казып алган идек, быел ул кадәр үк юк. Карау инде елдагыча. Без бәрәңгене 8нче майда утырткан идек, шуннан соң яхшы яңгыр булмады диярлек.
Халык арасында быел бәрәңге "пешеп" йомшарган диючеләр бар. Бездә дә кайбер орлыклар җир астында черемичә, "күз җибәрә" алмыйча "свежий" килеш яткан. Берәүләр аларны пешереп дуңгызларга ашатмакчы булганнар - иске бәрәңге йомшармаган да.
Нәкыйбә Батдалова (Чумачка): - Авылда әле бәрәңгене барысы да алмады. Без сигез сутый бакчадан 200 чиләкләп уңыш алдык - начар түгел. Дөрес, бакчабыз дымлырак урында, инеш буенда. Орлыкларыбызны "германский" дип атыйбыз, тышы кызыл, эче сары. Эре булып үсә.
Шыта алмыйча ятучы бәрәңгеләр бездә дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев