Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әбиләр дә, балалар да чаңгыда узышты

Үткән якшәмбе көнне районыбызда оештырылган "Татарстан чаңгы юлы - 2013" ярышларында 250ләп якташыбыз катнашты. Араларында кечкенә сабыйлар да, житмешне ваклаучы әби-бабайлар да бар иде. - Мин үземне оста чаңгычы дия алмыйм. Әмма бүген хезмәттәшләрем белән бер километрлы трассаны булдыралганча уздым. Рәхәтләнеп саф һава суладым",- ди Иске Кади мәктәбе укытучысы Динә...

Үткән якшәмбе көнне районыбызда оештырылган "Татарстан чаңгы юлы - 2013" ярышларында 250ләп якташыбыз катнашты. Араларында кечкенә сабыйлар да, житмешне ваклаучы әби-бабайлар да бар иде.


- Мин үземне оста чаңгычы дия алмыйм. Әмма бүген хезмәттәшләрем белән бер километрлы трассаны булдыралганча уздым. Рәхәтләнеп саф һава суладым",- ди Иске Кади мәктәбе укытучысы Динә Вәлиуллина. Инде өч оныкка әби кеше ярышларга мәктәпнең унбер кешелек командасы составында килгән.

Быел чаңгы узышларын район сабан туйлары уза торган үзәк стадион каршында оештырганнар. Тамаша кылучылар, җанатарлар булып та байтак кеше җыелган. Теләүчеләргә учак өстендәге чәйнекләрдә чәй кайнады.

Утызлап команда арасыннан, Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге, район үзәк больницасы, 106нчы һөнәр училищесы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, электр челтәрләре коллективлары, янгын сүндерүчеләр аеруча активлык күрсәтте. "Витязь" сак хезмәте дә зур команда туплаган.

Бу көнне дистанцияләрне гаиләләр, әти-әниләр, балалар белән буйсындыручылар да булды. Ивашкинодан Зинаида һәм Геннадий Ивановлар бу төр ярышта - җиңүче, Ирина һәм Юрий Апалаевлар (шулай ук ивашкинолылар) - икенче, Шенталадан Чухановлар гаиләсе өченче урын ияләре.

Шентала дигәннән, әлеге күршеләребез бездә оештырылган бәйгеләрдә гел актив. Араларында олы яшьтәгеләр күп. 60 яшьне узган ирле-хатынлы Епифановлар, әйтик, олылар төркемендә икесе дә җиңү яуладылар.

- Без Шентала районының Романовка поселогыннан. Үзебезнең яшьтәшләр - унике гаилә чаңгыга еш басабыз. Кышларын көненә унар километр йөреп кайтабыз. Хәзер сәламәтлекне шулай ныгытмыйча булмый",- ди Геннадий Епифанов.

Бүген районның оешма, предприятие, мәктәп җитәкчеләре аерым ярышты. Ирләр арасында Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин җиңүче, "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров - икенче, "Электр челтәрләре"ннән Рәмил Кәримов өченче булдылар. Ә инде хатын-кыз җитәкчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмовага тиңнәр булмады.

Ярышларны оештыручылар әйтүенчә, быелгы ярышларда Чирмешән лицее, Иске Элмәле, Ульяновка, Иске Кади мәктәпләреннән ишле командалар катнашкан.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт