Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе оештырган турнирда 39 шахматчы ярышты

Шахмат буенча район газетасы редакциясе инде унтугызынчы тапкыр оештырган быелгы турнирда 39 кеше катнашты.

Төрле авыллардан килгән, төрле яшьтәге уенчылар алты төркемгә бүленеп, “Безнең Чирмешән“ (“Наш Черемшан“) газетасы һәм “Татспецнефтехимремстрой“ тресты призларын дәгъваладылар.

Бу бәйгенең төп бүләкләрен отучы шахматчыларны райондашларыбыз да яхшы белә. Ир-атлар арасында, төп төркемдә Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш) иң күп очко җыйды, беренче булды. Финалда ул турнирның биш ел рәттән җиңүчесе булган Самат Ризвановны (Утыз Имән) бирелдерде. Ризванов - икенче, Анатолий Иванов (Яңа Элмәле) - өченче.

Хатын-кызлар группасында иң остасы булып инде бишенче тапкыр Римма Баянова (Иске Кади) танылды. Алсу Закирова (Чирмешән) – икенче, Ирина Федулова (Ульяновка) – өченче урыннарда. Дөрес, бу төркемдә шушы өч кенә уенчы көч сынашты.

71 яшьлек Римма Баянова быел, моңа кадәр, инде өч ярышта өч медаль алган, беренче булган, бер көндәшенә дә оттырмаган.

-Редакциядәге турнир алдыннан юньләп йоклый да алмадым, мин бит гел җиңеп уйнарга гадәтләнгән, - ди Римма Әкрәм кызы. -Мин Кыргызстанда яшәгәндә ярышларда ирләр төркемендә уйнап та җиңгәләгән шахматчы. СССР вакытында Павлодарда (Казахстан) үткән ил чемпионатында шашка буенча бишенче урын өчен спорт мастерлыгына кандидат булдым. 1980нче елдагы олимпиада уеннары көннәрендә бер турнирда бирелгән шкатулкам да тора, кадерле бүләк ул. Кызганыч, соңгы елларда илдә шахматка игътибар кимеде, әлеге спорт төре телевидение аша да җитәрлек пропагандаланмый. Элек башкача иде, безнең районда шахмат хөрмәттә, бәйгеләр еш үтә, аларда яшьләр күп катнаша, бу бик мактаулы.

Яшүсмерләр – егетләр арасында Айдар Могыйзов (Чирмешән лицее) алга чыкты, ул беренче. Булат Әхтәмов (Чирмешән лицее) – икенче, Марат Йосыпов ( Чирмешән лицее) - өченче урыннарда.

Өлкәнрәк кызлардан Мила Редюкова (Яңа Элмәле) бер көндәшенә дә бирелмәде, ул беренче. Светлана Муськина (Яңа Элмәле) – икенче, Алсу Кашапова (Лашман) өченче булдылар.

Кечерәк яшьтәге Мәктәп укучылары группасында уйнаучыларның ел саен күбәя баручы районда шахматка мөнәсәбәтнең яхшы булуын дәлилли. Быел малайлардан – Булат Могыйзов (Чирмешән лицее) иң күп очко җыйды. Лашманнан Ислам Сафиуллин һәм Николай Гыймранов - икенче һәм өченче урыннарда.

Көче яшьтәге кызлардан Алсу Беляева (2нче Чирмешән мәктәбе) – беренче, Вероника Захарова (Чирмешән лицее) – икенче, Назгөл Җәлилова (Чирмешән лицее) – өченче.

Бәйгедән бертуганнар – Алексей һәм Виталий Никоновлар да бүләкләр белән киттеләр. Сәламәтлеге яхшы булмаса да, Алексей шахмат уйнарга ярата. Ярый әле, рәхмәт, абыйсы Виталий андый чакта каядыр барырга булыша, үзе дә шахматка битараф түгел. Никоновлар Ивашкинода икәү генә яшиләр, тормыш алып баралар, әти-әниләре вафат икән.

Ниндидер бәйгенең дәрәҗәсе җиңүчеләргә бирелүче бүләкләрнең зурлыгына да бәйле. Редакция оештыручы бу турнирда призлар ел да бәяле. Төп иганәчебез – Түбән Камада яшәүче һәм эшләүче якташыбыз Фәгыйль Гатиятовка рәхмәт, бүләкләргә өстәмә акчаны кызганмый.

Көрәш бәйгеләрендә еш катнашса да, Фәгыйль Әбүбәкер улының шахмат буенча көчен сынаганы юк.

-Алай да бу – акыл уенына хөрмәтем зур, - ди ул. -Минем Кармыштагы классташ, авылдаш Мөдәррис Хәбибуллин мәктәптә үк шахматта оста иде, яшермим, аннан көнләшә дә идем. Математикадан да көчле булды. Әле дә шахмат тактасы артына еш утыра, Түбән Камадагы кайбер бәйгеләрдә катнашкалый Мөдәррис. Җиңүчеләргә бүләкләрем якташларга остарырга стимул, этәргеч булсын.

Мамүрә Гафиева җитәкләгән үзәк ашханә коллективына, “Бердәм Россия“ партиясенең район бүлегенә дә, ярышка өлеш кертүләре өчен, рәхмәт җиткерәбез.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән газетасы редакциясендә узган шахмат турнирыннан 30 фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат Безнең Чирмешән турнир