Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БЕЛЕМНЕҢ СЫЙФАТЫ УКЫТУЧЫГА БӘЙЛЕ

Быел укытучылар конференциясен элеккегеләрдән үзгәрәк итеп оештырып шаккатырдылар. Бәйрәм шактый соң башланып, төнлә генә тәмамланды. Район мәдәният йортына килгән кунаклар, билгеле, иң әүвәл пленар утырышта фикер алыштылар. Балаларны ничек тирән белемле итәргә, нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнарында ник арттарак калабыз, тәрбия процессын ничек нәтиҗәле оештырырга, район мәгариф системасын...

Быел укытучылар конференциясен элеккегеләрдән үзгәрәк итеп оештырып шаккатырдылар. Бәйрәм шактый соң башланып, төнлә генә тәмамланды.

Район мәдәният йортына килгән кунаклар, билгеле, иң әүвәл пленар утырышта фикер алыштылар. Балаларны ничек тирән белемле итәргә, нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнарында ник арттарак калабыз, тәрбия процессын ничек нәтиҗәле оештырырга, район мәгариф системасын модернизацияләү шартларында яхшы шәхес формалаштыру нидән гыйбарәт?..
Барысы да мөһим, барысы да көндәлек игътибар сораучы мәсьәләләр. Заманадан калышмас өчен укытучының үзенә дә әледән-әле белемен арттырырга, яңалыкларны активрак кулланышка кертергә кирәк.
- Бүген безнең өчен иң мөһиме - заманча материаль базалы, көчле укытучылары булган, яхшы база мәктәпләре формалаштыру,- ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов. - Нәкъ алар базасында профельле укытуны оештыру кирәк. Укучыларга, үз теләкләре буенча, төрле профиль класслар тәкъдим ителергә, көннең икенче яртысында укыту-тәрбия эшчәнлеге күздә тотылырга тиеш.
Быел да гомумбелем учреждениеләрен ремонтлауга зур средстволар җәлеп ителгән. Ивашкино, Яңа Элмәле, Югары Кәминкә мәктәпләренә генә бу максатларга 22 миллион сум акча тотканнар.
Районның 11 мәктәбе республиканың "Җылы санитар челтәрләр" программасына кертелгән, аларда заманча санитар-гигиена шартлары тудырыла, гади генә әйткәндә бина эчләрендә үк бәдрәфләр дә ясала.
Һәр эштә уңышны кадрлар хәл итә. Актив, энергияле, үз һөнәренә гашыйк укытучылар күп бездә. Лашманнан Резеда Сәлахова - "Ел укытучысы-2013", ә Чирмешәннән, "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Илсөяр Киреева - "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгеләрендә җиңүчеләр. 21 укытучыбыз "Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия булганнар.
1 сентябрь - Белем көнендә районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узачак.
Районда 27 гомумбелем бирү мәктәбе бар, шул исәптән 14 - урта, (алар составында 7 башлангыч мәктәп-филиаллар), 11 - төп, 2 - башлангыч (Әмир һәм Югары Чегодай авылларында) мәктәпләр.
Яңа уку елында мәктәпләрдә 2513 укучы белем-алачак, беренче классларга 166 бала керәчәк.
Районыбызның 24 балалар бакчасында 811 сабый тәрбияләнә.
Узган уку елында 11нче классны 145 укучы тәмамлаган ( биш кеше - алтын, алтысы көмеш медальгә лаек булган).
Күтәмә һәм Әккәрәй урта мәктәпләре 2013нче елда республикадагы иң яхшы 100 мәктәп арасына керде. Менә кемнәрдән дә үрнәк аласы!
Узган уку елында бердәм дәүләт имтиханнарында 6 укучы 90 баллдан югары күрсәткечкә ирешкән. Әмма тулаем нәтиҗәләрне яхшыртасы бар. Рус теле, математика, физика, химия, биология, тарих, информатика, әдәбият буенча республиканың уртача күрсәткечләреннән калышканбыз.
Укытучыларны безнең мәктәпләрдә - белем, кайдадыр читтә һөнәр алганнан соң, күпчелек якташларыбызның кабат районга эшкә кайтмавы да нык борчый. Яшь буынның сәламәтлеге чаң сугарлык. Компьютер каршында сәгатьләр буе утыручы, аз хәрәкәтләнүче, саф һавага сирәк чыгучы балаларның, әйтик, беренче класска баручыларның, 5 проценты чамасы гына камил сәламәт дип була, калганнары начар күрә яки хроник чирле. Хәтта өлкән класста укучылар да кыен хәлләрдә югалып калучан, алар мөстәкыйль тормышка әзер түгел.
Бүгенге конференциядә мәгарифтә Сингапур моделе турында да сүз булды. Анда кызларны һәм малайларны кече яшьтән үк тормыш сынауларына, авырлыкларга әзерлиләр, һәр балада үз-үзенә ышаныч тудырырга өйрәтәләр икән. Укытучыларга да таләпләр бик кырыс, аларны сайлап алалар. Күтәмә мәктәбе директоры Александр Миронов хак әйтә: - Укучының белем сыйфаты иң элек педагогка бәйле, бу - аксиома!
Докладчы - Хәммәткамил Хәкимов мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, тукландыру, физкультура һәм спорт, җәйге ял, законлылык һәм башкалар хакында да сөйләде.
Балалар бакчаларында 69 балага урын җитми икән. Чирмешәндә һәм Ульяновкада балалар бакчалары төзү - көн кадагындагы проблема. Бакчаларны компьютерлар һәм мультимедиа җиһазлар белән тәэмин итәсе бар.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясендә актив катнашучыларга да рәхмәт сүзләре еш яңгырады бүгенге конференциядә. Ярдәмгә мохтаҗ, күп балалы гаиләләрдән быел беренче класска укырга керүче 60 балага - райондашларга сумка-ранецлар һәм формалар-костюмнар бүләк иттеләр. Бу изге эштә нефтьчеләр, энергетиклар, элемтәчеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең өлеше аеруча зур.
- Олы балабыз Инзиләне баштанаяк киендерделәр, рәхмәт,- ди Югары Кәминкәдән Таһир Гамиров. - Безнең өчен бу саллы ярдәм.
Сабыйларга бүләкләрне конференция көнендә Юбилей - яшьләр мәйданында тантаналы шартларда тапшырдылар.
Сүз уңаеннан, әлеге мәйданда иң яхшы мәктәпләр, иң яхшы укытучылар да хөрмәтләнде. Район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге белән бергә, аларны бүләкләү өчен районның барча оешмалары диярлек иганәчелек ярдәме күрсәтте. Лашман, 2нче санлы Чирмешән, Ивашкино, Югары Кәминкә, Күтәмә, Иске Кади, Әккәрәй мәктәпләре, Чирмешән кадет-интернат мәктәбе, "Ромашка" (Чирмешән балалар бакчасы), төрле номинацияләрдә җиңеп, балалар бакчасы Мактау грамотасы һәм акчалата сертификатлар алып киттеләр.
Август конференциясендә Казаннан килгән артистлар да катнашты дип буладыр, Юбилей - яшьләр мәйданында, нефтьчеләр чакыруы буенча килгән
җырчылар, музыкантлар чыгышларын - бездә инде өченче концертларын укытучыларга һәм монда килгән башка бик күп райондашларга бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге - быел мәктәпләр күргәзмәсен урам якта, Юбилей мәйданында ук әзерләделәр. Һәр коллектив тырышкан - кул эшләнмәләре, җиләк-җимеш дисеңме, барын да алып килгәннәр, бизәгәннәр.
Тагын өч көннән үк мәктәпләрдә яңа уку елы башлана. Белем җиңел бирелми, балаларның гыйлем, тәрбия дәрәҗәсе аның үзенә, укытучысына, әти-әниләренә дә бәйле.
- Һәр уку елы алдыннан нык дулкынланам,- ди Лашман урта мәктәбенән 33 ел стажлы укытучы Кадрия Динмөхәммәтова. - Быел беренчеләрне кабул итәм.
Яңа программа буенча укытырга, үзебезгә дә укырга туры киләчәк. Безнең эштә белем өстенә, түземлелек тә бик кирәк.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереяда да карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X