Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчалары кыйммәтләнә

Киләсе елдан балалар бакчалары өчен әти-әниләргә күбрәк түләргә туры киләчәк. Балалар бакчаларында үткән җыелышларда моны коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең, азык-төлеккә бәяләрнең гел артуы белән аңлатканнар. Бүген, балалар бакчасы төркеменә карап, район үзәгендә яшәүче әти-әниләр бер балага кече төркемдә - 1243, өч яшьтән соң - 1147 сум акча түлиләр. 1 январьдән...

Киләсе елдан балалар бакчалары өчен әти-әниләргә күбрәк түләргә туры киләчәк.

Балалар бакчаларында үткән җыелышларда моны коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең, азык-төлеккә бәяләрнең гел артуы белән аңлатканнар. Бүген, балалар бакчасы төркеменә карап, район үзәгендә яшәүче әти-әниләр бер балага кече төркемдә - 1243, өч яшьтән соң - 1147 сум акча түлиләр. 1 январьдән өч яшькәчә балага түләү - 732, зурракларда 862 сумга артачак. Дөрес, балаларга бирелүче субсидияләр шул килеш кала. Әмма хәзер алар билгеләнгән бер суммадан (өлкән төркемнәрдә - 1106 сумнан, кече төркемнәрдә - 1211 сумнан) исәпләнәчәк.
Бу компенсацияләргә өстәп киләсе елда, керемнәре аз булган гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү дә каралган.
- Социаль яклау бүлеге белгечләре безнең бакчада да, ата-аналар җыелышы уздырдылар, - ди "Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән) мөдире Әлфия Гыйләҗева. - Өстәмә компенсация турында да аңлаттылар, кирәкле документларның исемлеге белән таныштырдылар. Белешмәләрне безнең бакчада 20 ноябрьдә килеп кабул итәчәкләр. Әмма бик күп сораулар ачыкланмыйча калды шул. Әйтик, күп кешенең билгеле бер эш урыны юк, кемдер читкә йөреп эшли, кайберсе, гомумән, бөтенләй эшсез. Менә андыйларга белешмәләрне кайдан алырга? Башка проблемалар да бар.
Ә әти-әниләр бу яңалыкны ничек кабул итте?
Роза Митяева: - Без дүрт кыз үстерәбез: икесе - студент, берсе мәктәптә укый, төпчегебез балалар бакчасына йөри. Өлкәннәренә 18 яшь тулды, шуңа да мин күп балалы гаиләләргә тиешле өстенлекләрдән файдалана да алмыйм. Ирем читкә йөреп акча эшли, аларның төп офисы Мәскәүдә урнашкан. Ул кайдан, ничек белешмәләр кайтарсын?! Билгеле, балалар бакчасы өчен түләүләр шулкадәр артуы бер дә шатландырмый.
Лилия Мортазина: - Минем ике балам бакчага йөри, зурысы мәктәптә инде. Күп балалы гаилә булгач, безгә ташлама бар. Балалар бакчасы өчен кимрәк түлибез. Әле тагын субсидия дә кайтып тора. Киләчәктә дә өстәмә компенсация вәгъдә итәләр, шуңа да мин инде бу яңалыкка бик борчылмадым.
Лариса Багряшинская: - Бездән сорап тормыйлар шул. Тик нишлисең инде?! Балалар бакчасыннан да баш тартып булмый. Баланы кайдадыр калдырырга кирәк бит. Анда аларны тәрбиялиләр. Бәлки ул түләүләрне акрынлап күтәрергә булгандыр, берьюлы артык күп арттыралар шул.
Татьяна Сидорова: - Кызганыч, түләүләр гел артып тора, ә хезмәт хаклары әллә - ни үзгәрми. Дөрес, безнең балабыз бер генә , ул балалар бакчасына йөри. 20 процент күләмендә компенсация алабыз. Яңа елда өстәмә субсидияләр дә булыр диделәр. Ләкин моның өчен бит тагын күпме кәгазь җыярга кирәк була, өстәмә мәшәкать туа.
Балалар бакчаларында түләүдәге яңалыклар белән материаль ярдәм бүлекчәсенә 2-26-34 телефон номеры буенча шалтыратып, тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Балалар бакчалар