Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югары Кармалка терлекчесе трактор куып киткән. Бу гамәле өчен аңа 10 мең сум штраф салалар

Югары Кармалкада яшәүче 23 яшьлек ир-егеткә тракторда йөрү бик кыйммәткә төшкән.

“Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятендә терлекче булып эшләүче Рөстәм Куручбаев ферма территориясендә торучы “Елазовец” тракторында йөрисе килгәч, озак уйлап тормый, әлеге техниканың (МТЗ-82 тракторы нигезендә) кабинасына менеп утыра да, кабызып, сәяхәткә чыгып китә. Җинаять кылу турында аның башына да килми,ул бит тракторны урларга дип уйламый да. Ләкин техниканы рөхсәтсез куып киткән өчен, Җинаять кодексы матдәсе буенча җаваплылык каралган. Район судыКуручбаевка 10 мең сум күләмендә штраф салган.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев