Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югары Чегодай авылы янындагы котельныйдан 180 мең сумлык җиһаз урлаганнар

28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда ут бәла-казалары булмаган. Чирмешәннең 135 нче янгын часте командасы 30 гыйнвар көнне юл һәлакәтләрендә авария-коткару эшләрен башкару буенча оештырылган зона ярышларында катнашып җиңүче булды.

02 28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда автомашиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 70 очрагы ачыкланган.

Казанкадан берәү үз авылдашының 8000 сумлык бензопычкысына кызыккан. Кырын эш “кайнар эздән” ачыкланган: җинаять эше кузгатылган.

Кармыш авылы кешесенең өеннән өй документлары һәм бер капчык шикәр комы “аякланган”. Соңыннан мәгълүм булганча, аларга шушы авылда яшәүче хатын-кыз кул сузган. Урланган әйберләр кире алынган.

Билгесез адәмнәр “СпецРегионСтрой” җәмгыятенең Югары Чегодай авыл янындагы котельныеннан оператор панелен урлап чыкканнар – беренчел мәгълүматлар буенча матди зыян 180 мең сум тәшкил итә. Тикшерү бара.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме белгечләрен 30 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. ОРВИ белән авыруның 8 очрагы теркәлгән, берничә кеше көнкүрештә имгәнү алып ярдәм сораган. Фельдшерларга янгыннарга һәм юл һәлакәтләренә барырга туры килмәгән.

04 Район газ хезмәте слесарьлары узган атнада 42 заявка үтәгәннәр. Аларны газ исе килү белән бәйле, газ мичләрен һәм плитәләрен көйләргә, төзәтергә дип чакыртканнар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев