Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яңа Элмәледәге складка “ач” караклар кергән

    15-21 апрельдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган.

    01 17 апрель көнне Лашман авылында терлекчелек бинасы янган.

    Узган атна ахырында Бәркәтә һәм Ульяновка янгын сүндерү подразделениеләре Павловка поселогы һәм Иске Котыш авылы янында чүпкә капкан утны сүндерергә барганнар. 135 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә Иске Үтәмештәге ташландык фермада чыккан утны, ә ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым посты белгечләренә Яшәүче һәм Күтәмә авыллары янында коры үләнгә капкан утны сүндерергә туры килгән.

    02 15-21 апрельдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган.

    Район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – барысы да матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 69 очрагы ачыкланган, ике кеше транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

    Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 8 административ беркетмә төзегән.

    “Сөлчә” җәмгыяте (Яңа Элмәле) складыннан 30 килограмм ит, азык-төлек, шланг һәм башка әйберләр “аякланган”.

    Билгесез адәмнәр Шешминка авылы янында торучы комбайн двигателенең пускачын, генераторын һәм башка кайбер агрегатларын салдырып киткәннәр.

    Әлеге урлау фактлары буенча тикшерү бара.

    03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 40 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. ОРВИ белән авыруның 4 очрагы теркәлгән.

    04 Район газ хезмәте слесарьлары узган атнада 39 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

    Кадрия Гамирова фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: