Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Утыз Имән авылы буасы буенда Иске Кади кешесен кыйнаганнар

Гомумән, 16-23 майда район полиция бүлекчәсендә 56 гариза һәм хәбәр кабул ителгән.

Узган атнада Чирмешән автоинспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 75 очрагын ачыклаганнар. Бер машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән. Юлларыбызда бәла-казалар теркәлмәгән.

Административ хокук бозган өчен 25 беркетмә төзелгән.

Иске Кади кешесе Утыз Имән авылы янындагы буа буенда үзенә кул күтәргән ике ир-атны җаваплылыкка тартуны сорый. Йодрыклары белән үз авылдашының сәламәтлелегенә зыян салган Чирмешән кешесенә җинаять җаваплылыгы яный.

Чирмешән авылында авышкан агачның газүткәргечләргә зыян салырга мөмкинлеге хакындагы мәгълүмат ГЛОНАСС  системасы аша кабул ителгән. Чаралар күрелсен өчен бу хакта тиешле органнарга хәбәр җиткергәннәр.

Полиция хезмәткәрләре коронавирус чирен кисәтү буенча рейдларны дәвам итәләр.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев