Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Угрылар Иске Үтәмештәге бер йорттагы чуен казанга кызыкканнар

Узган атнада район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да матди зыян белән, дип хәбәр иттеләр район полиция бүлекчәсеннән.

6-10 июньдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 25 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында булган 4 юл-транспорт һәлакәтендә, шөкер, машина йөртүчеләр, пассажирлар арасында да имгәнүчеләр юк. Гомумән, бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 66 очрагы ачыкланган, ике кеше транспорт белән исерек хәлдә идарә иткәннәр.

Билгесез кешеләр Иске Үтәмеш авылында буш йортка кереп, аннан металл торбалар, электрдан эшли торган мич, чуен казан һәм өч карават урлап чыкканнар. Матди зыян күләме ачыклана.

Кузай-Нурлат юлының Красная Поляна поселогы янында юл билгесе баганасы “аякланган”. Ул кемгәдер хуҗалыгында бик кирәккәндер инде.

Полиция участок уполномоченныйлары бер атнада 4 административ беркетмә төзегән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев