Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Кармалкадан берәү самогон аппаратын полициягә үзе китереп биргән

4-10 февральдә район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан хәбәр итүләренчә, коткаручылар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә барганнар.

02 4-10 февральдә район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган: берсендә бер кеше үлгән (Ульяновка авылы янында), икенчесендә бер кеше имгәнгән, калган өчесендә автомашиналарга гына зыян килгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Үз танышының картасыннан законсыз рәвештә 65 мең сум акчасын салдырган Чирмешән кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Ивашкино авылы кеше үзеннән 2500 сум акча алган Чирмешән кешесен җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге гражданин өстеннән шуңа охшаш тагын берничә гариза бар.

Оператив-эзләү чаралары вакытында Түбән Кармалка авылы кешесенең законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатуы ачыкланган. Ул 6 литр хәмерне һәм самогон аппаратын полиция хезмәткәрләренә үзе китереп биргән.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 29 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 5 очрагы теркәлгән, юл һәлакәтендә яраланган бер кешегә ярдәм күрсәтелгән (бәлага таручы Әлмәт шәһәрендәге больницага озатылган), берәү көнкүрештә имгәнү алган. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар йөрәк, кан басымы, чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 39 заявка үтәгәннәр. Әлеге хезмәт диспетчерлыгыннан белешүебезчә, алар газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле булган.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев