Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

​​​​​​​Тагын шул “тырма“

Шартлы рәвештә хөкем ителгән Чирмешән кешесен, янә җинаять кылганнан соң, һәм Иске Үтәмеш авылыннан полициядә исәптә торучы бер хатын-кызны суд ирекләреннән мәхрүм иткән.

2016 елда 46 яшьлек Андрей Степанов урлашу өчен хөкем ителеп, аңа ике ел сынау срогы белән ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы бирелгән, әмма әлеге сынауны ул уза алмаган. Исерткеч эчемлекләр белән “дус“ булган, җәза үтәү тәртибен әллә ничә мәртәбә бозган өчен, җәзаларны үтәтүче инспекция шартлы хөкемне туктатып, хөкем ителү урынына җибәрү хакында кисәтсә дә, ул сабак алмаган. Бу елның язында Степанов, исерек хәлдә, Чирмешәндәге бер хатын-кызның өеннән алтын чылбырын һәм кулонын урлап чыга. Моның өчен район суды аны 2 ел да 6 айга колония-поселениягә озату, карары чыгарган.

Ә Иске Үтәмештән 56 яшьлек Илсөяр Фәттахова иректән мәхрүм ителү урыныннан узган елның башында кайта. Аңа административ чикләүләр салынган була, ягъни алкоголь сатыла һәм салына торган җәмәгать урыннарында, массакүләм чараларда булу, район территриясеннән читкә чыгу һ.б. тыела.

Әмма Фәттахованың моңа әллә ни исе китми: законны бозган өчен берничә мәртәбә 10 тәүлеккә административ кулга алына. Һәрнәрсәгә чик булырга тиеш бит инде. Район суды Илсөяр Фәттахованы 6 айга гомуми режимдагы колониягә озатып ирегеннән мәхрүм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев