Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шешминка кунагы өй хуҗасының телефонына һәм акчасына кызыккан

29 июльдән 3 августка кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 29 июльдән 3 августка кадәр район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 3 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы ачыкланган.

Билгесез кешеләр Лашман авылында ремонтланучы авыл мәдәният йортыннан такталар урлаганнар. Тикшерү бара.

Чирмешәннән бер хатын-кыз Шешминка авылында бер ир-атның өеннән кесә телефонын һәм 5 мең сум акчасын чәлдергән.

Югары Чегодай авылы кешесе хуҗалыгыннан үлән чапкыч -триммер һәм алюминий фляга “аякланган”. Угрылыкта шушы авыл кешеләре шикләнелә.

Районда “Яшүсмер” эзләү-профилактик чарасы төгәлләнә һәм “Урак-2019” операциясе башланды.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 40 тапкыр диярлек чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, 4 кеше көнкүрештә имгәнү алган (нигездә – киселүләр), ике кеше умарта тешләвеннән аллергия реакциясенә зарланган. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар югары кан басымлы өлкән кешеләр һәм хроник авырулар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 30 заявка үтәгәннәр. Алар, барысы да, газ җиһазларын төзәтү һәм көйләү белән бәйле.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев