Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Саксызлык аркасында кеше гомере өзелгән

Узган елның май аенда район үзәгендә булган шартлау тавышын  бик сирәк кеше ишетмичә калгандыр.

Тимер-томыр ватыклары  кабул итү пунктында булган бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә кеше гомере өзелгәнен дә белдек.

Базаның хуҗасы, Чирмешән егете, монда эшләр алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас рәвештә бозган. Инструктаж үткәрмичә, саклану чаралары белән тәэмин ителмәгән хезмәткәрне, газ кискече-резак ярдәме белән, тимер кисү эшләренә җәлеп иткән. 5 май көнне дә якташыбыз газ белән эретеп ябыштыру эшләренә керешә һәм, термогазогенератор кискән вакытта, шартлау яңгырый. Аның нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган эшче шул ук урында һәлак була.

Суд барышында хөкем ителүче үз гаебен таный. Район суды гаепләнүчене бер елга ирегеннән (шартлы рәвештә) мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев