Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Потемкиннар юкка тимер савытка кызыкканнар

Чумачка авылы егетләре: 27 яшьлек Рафаэль һәм 25 яшьлек Айрат Потемкиннар элек, мөгаен, район суд бинасын кайда икәнен дә белмәгәннәрдер. Әмма җиңелчә генә берничә мең акча эшләү теләге аларны суд эскәмиясенә җиткерә.

Ике туган август аенда очрашып, киләсе берничә көнгә план коралар - матур җәй кичләрен “файда” белән үткәрергә ниятлиләр – “Чирмешән агрохезмәтләре” җәмгыятенең Түбән Кармалка авылы янәшәсендәге сөтчелек  фермасына барып кайтырга сөйләшәләр. Алдан әзерлеген дә күрәләр - бер танышларыннан газда эшләүче кискеч  сорап алалар. Эшне кичкә калдырмыйлар, көндезге сәгать 11 дә фермага килеп, ягулык – майлау материаллары өчен зур тимер савыттан өч кисәк тимер кисеп алалар да, җинаять урыныннан “юкка чыгалар”. Ике көннән соң Потемкиннар инде кичке мәлдә шул ук максат белән кабат фермага  киләләр. Ләкин бу юлы егетләрне участок инспекторы күреп ала.

Потемкиннар үз гаепләрен таныйлар. Суд егетләрнең  элек хөкем ителмәүләрен, уңай характеристикаларын, берсенең яшь баласы булуын исәпкә алып, штраф сала. Алар китерелгән зыянны да капларга тиеш.

Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев