Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Пластик җыю буенча – түбәнкәминкәлеләр, макулатура буенча туймәтлеләр алда

    Мәктәп укучылары табигатебезне чүп-чардан арындыруда активлаша баралар. Агымдагы елның дүрт аенда гына да, район мәктәпләрендә укучы 2188 укучы, 4 тонна 522 килограмм пластик җыйганнар. Шуның 3 тоннадан күбрәген тапшырып, 22 мең сумга якын керем алганнар. Бер укучыга бүлеп исәпләгәндә ике килограммнан артык пластик җыелган дигән сүз.

    Түбән Кәминкә мәктәбе пластик җыю буенча иң алдынгы, аларда бер укучыга биш килограмм чимал туры килә. Туймәт мәктәбендә бу күрсәткеч - 4,8, Әмир мәктәбендә – 4,7, Лагеркада – 4,6, Түбән Кармалкада – 4,1 килограмм.

    Ә менә Әккәрәй мәктәбендә әлеге эш бик начар бара, мәктәптәге 92 укучы исәбендә, нибары, 31 килограмм пластик. Иске Кади, Иске Элмәле, Иске Үтәмеш, Утыз Имән мәктәпләре укучыларына да, райондагы уртача күрсәткечкә җитү өчен нык тырышырга кирәк.

    Макулатура җыю буенча Туймәт укучылары беренче урында – бер балага  64 килограммнан да артыграк. Мәктәптәге 38 укучы ике тонна ярым чамасы кәгазь калдыгы туплаган. Шуның ике тоннага якынын сатып, 10 мең сум чамасы  өстәмә табыш алганнар. Кадетлар  мәктәп-интернатында бер укучыга уртача 51 килограммнан күбрәк макулатура җыелган.  Шешминкада бу күрсәткеч  49 килограммнан артыграк, Югары Кәминкә мәктәбендә – 49 килограммга якын.

    Ә Ульяновка мәктәбендә укучы 85 бала бары 622 килограмм макулатура җыйган, бер укучыга 7 килограммнан артыграк кына. Бу район мәктәпләре арасында иң начар күрсәткеч. Лашман һәм Иске Котыш укучыларына да күп тырышлык кирәк.

    Район буенча, үткән айларда барлыгы 54 тонна ярым макулатура җыелган, 42 тоннага якынын кулланучыларга сатып та җибәргәннәр. Бу - 175 мең сум акча дигән сүз. Район буенча, уртача исәпләгәндә, бер укучы 25 килограммга якын кәгазь калдыгы җыйган.

    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: