Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар Яңа Элмәле авылы кешесенең банк картасыннан акчасын урлаганнар

Билгесез адәм белән телефоннан сөйләшкәннән соң, Яңа Элмәле авылы кешесенең банк картасыннан 9 мең сум акчасы “югала”.

14-20 гыйнварда район полиция бүлекчәсенең дежур частенда 30 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, анда имгәнүчеләр юк. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен закон каршында җавап бирәчәк.

Чирмешән кешесе, 15 мең акчасына ия булган авылдашын җаваплылыкка тартуны сорый.

Югары Кармалка авылы кешесенең өенә, тәрәзә ватып, агрессив хәлдәге гражданин кергән һәм йорт хуҗасының автомобиль пыяласын  да ваткан.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X