Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Легаль булмаган мигрант”

Агымдагы елның сигез аенда район территориясендә 39 чит ил гражданинының легаль булмаган рәвештә торуы, 6 кешенең рөхсәтсез яки патентсыз эшчәнлек алып баруы ачыкланды. 2 чит ил гражданины миграция исәбе алып барылганда ялган мәгълүмат бирүләре өчен җәзага тартылды. Легаль булмаган хәлдә яшәүче чит ил гражданнарын торак һәм эш белән тәэмин иткән,...

Агымдагы елның сигез аенда район территориясендә 39 чит ил гражданинының легаль булмаган рәвештә торуы, 6 кешенең рөхсәтсез яки патентсыз эшчәнлек алып баруы ачыкланды.


2 чит ил гражданины миграция исәбе алып барылганда ялган мәгълүмат бирүләре өчен җәзага тартылды. Легаль булмаган хәлдә яшәүче чит ил гражданнарын торак һәм эш белән тәэмин иткән, яки ялган мәгълүматлар биргән өчен 23 райондашыбызга да беркетмә төзелгән.

Безнең районда чит илләрдән, нигездә БДИ илләреннән, килүчеләр саны елдан-ел арта. Берәүләр төзелеш өлкәсендә эшләргә, икенчеләр сәүдә белән шөгыльләнергә, өченчеләр даими яшәргә дип килә. Ә еш кына аларның РФ территориясендә торулары һәм эшчәнлек алып барулары законсыз була.

2012 елның август аенда Татарстан Республикасы ЭЭМ, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча ТР идарәсе, федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә, "Легаль булмаган мигрант" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрде. Нәтиҗәдә миграция законнарын бозган өчен 7 чит ил гражданины һәм 2 райондашыбыз җәзага тартылды.

Наилә Мәссарова,
Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль пункты начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чит ил гражданинының легаль булмаган рәвештә торуы