Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Лагеркалыны аракы урлаган өчен хөкем иткәннәр

    Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә кич белән лом ярдәмендә спиртлы эчемлек юллаган, Лагерка авылында теркәлүсез яшәүче бер ир-ат эләккән.

    Беркайда да эшләмәүче 49 яшьлек Борис Русаковның бик нык эчәсе килгән, тик аракыга акчасы юк икән. Бу вакытта Чирмешәндә булган әлеге кеше, кулына авыр лом алып, райпо складына юнәлә. Лом белән стенада тишек ясап, бер шешә коньяк, ике шешә аракы алып чыга. Әмма һәрнәрсә өчен түләргә кирәк бит.

    Район суды Борис Русаковны сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте.

    Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: