Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лагерка егете туган авылында урлаган музыкаль үзәкне Самарада саткан

Ике Самара егете, берсе шул авылда туган, Лагерка клубыннан музыкаль үзәк урлыйлар һәм хөкем итүчеләр эскәмиясенә эләгәләр.

Самарада яшәүче 19 яшьлек Юрий Белов үзенең туган авылы Лагеркага кайтып китәргә ниятли. Тольяттида яшәүче дусты Валентин Волгин белән кич җиткәч авыл клубына килеп керәләр. Биредә алар 10 мең сумлык музыкаль үзәккә игътибар итәләр, кеше күрмәгән вакытта аны капчыкка салалар һәм урамга алып чыгалар. Озак уйламыйча, Чирмешәннән такси чакырталар да авылдан китеп тә баралар. Ахырдан билгеле булганча, музыкаль үзәкне алар Самарадагы базарларның берсендә 2 мең сумга сатканнар.

Авылда чит кеше күп йөреми, бөтенесе бер-берсен белә. Музыкаль үзәкне дә кем урлаганын бик тиз абайлыйлар. Егетләрнең зыянны тулысынча каплауларын һәм элек җаваплылыка тартылмауларын исәпкә алып суд аларга мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирә: Беловка -140, Волгинга 260 сәгать.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев