Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лагерка авылында берәү әтисенә кашык белән суккан

Лагерка авылы кешесе үзенә кул күтәргән улын җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Шунысы әти кешенең хәтерен калдырган, улы аның маңгаена кашык белән суккан.

Лагерка авылы кешесе үзенә кул күтәргән улын җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Шунысы әти кешенең хәтерен калдырган, улы аның маңгаена кашык белән суккан.

Гомумән, 30 майдан 5 июньгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән. Ике җинаять эше кузгатканнар.

Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте булган – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы ачыкланган. Берәү автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәткәрләре 20 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез адәмнәр Туймәт авылы янындагы котельный территориясеннән 70 метр озынлыкта кабель урлаганнар. Матди зыян күләмен, угрыларны ачыклау эше бара.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев