Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әккәрәйленең банк картасыннан 75 мең сум акчасын урлаганнар

18-24 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районның янгын-коткару хезмәтләрендә хәвефле хәбәрләр кабул ителмәгән. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 18-24 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысы да – матди зыян белән, икесендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 79 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Әккәрәй авылы кешесенең банк картасыннан 75 мең сум акчасын салдырганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Ульяновка авылыннан берәүнең, УАЗ автомашинасыннан ишеген ватып ачып, билгесез кешеләр машина көзгесе урлаганнар. Хужасының бу хакта гаризасы бар. Матди зыян күләме 3400 сум тирәсе.

Үз авылдашына үтерү белән янаган Лашман авылы кешесе җинаять җаваплылыгына тартылачак.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәре ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә 35 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 5 очрагы теркәлгән, бер инсульт очрагы булган, берничә кеше көнкүрештә имгәнү алган. Күпчелек чакыртулар – хроник авырулар янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 35 заявка үтәгәннәр. Аларга, нигездә, газ җиһазларын көйләргә һәм төзәтергә туры килгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев