Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иске Кади кырыннан биш төргәк печән “аякланган”

8-14 июльдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда ут хәвеф-хәтәрләре булмаган. Бу хакта 135 Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 8-14 июльдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның берсендә имгәнүчеләр бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 80 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полиция хезмәткәрләре 8 административ беркетмә төзегәннәр.

Иске Кади авылы янындагы кырдан шушы авыл кешесенең биш төргәк печәнен урлап киткәннәр. Матди зыян 5 мең сум.

Чирмешәндә берәүнең хуҗалыгында кыргый үскән мәккә тап булганнар. Тикшерү бара.

Кара Чишмә авылы кешесе “Әккәрәй” җәмгыяте территориясендә шушы авыл кешесе белән сүзгә килеп, аңа суккалаган һәм үтерү белән янаган. Низагның сәбәпләре ачыклана.

Үзе белән бергә яшәүче хатын-кызга үтерү белән янаган Чирмешән ир-атына закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә 40 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, 6 кеше көнкүрештә имгәнү алган, 3 кешегә умарта чагу ярамаган. Һәрвакыттагыча күпчелек чакыртулар йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 38 заявка үтәгәннәр. Алар газ исе килү, газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев