Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә ведомствоара комиссия хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрен карады

Бүген район үзәк больницасында наркомания авыруы белән 12 кеше исәптә тора, шулардан 2023 елда өч кеше исәпкә алынган. Бәхеткә, алар арасында балалар юк.

Район халкы арасында алкоголизм, наркомания һәм токсикоманияне профилактикалауны оештыру турындагы чыгышында район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Рәфис Гафуров шушы саннарга да тукталды.

- Медицина хезмәткәрләре еш кына мәктәпләрдә булалар, укучыларга лекцияләр укыйлар һәм алар белән наркоманияне профилактикалау буенча әңгәмәләр үткәрәләр. Район үзәк больницасы коридорларында да наркоманияне профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтелә, - диде Рәфис Рәшит улы. - Быел без 11 балага профилактик медицина тикшерүе үткәрдек. Алар арасында наркотиклар куллану билгеләре табылмады.

Балалар арасында хокук бозуларны профилактикалауда, алкоголизмны һәм наркоманияне кисәтүдә мәгариф учреждениеләренең роле зур. Бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова чыгыш ясады.

- Профилактиканың барлык төрләрендә торучы укучыларны исәпкә алу системалы рәвештә алып барыла. Мәктәпләрдә социаль паспортлар төзелгән, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү үткәрелә, балалар һәм ата-аналар белән шәхси әңгәмәләр оештырыла, - диде Ольга Владимировна.

Утырышта шулай ук хокук саклау органнарының алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендәге эше һәм районда җинаятьчелек торышы турында сүз барды.

Екатерина Назимова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев