Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында узган елны мошенниклар 29 кешене алдаганнар

Мошенникларның алдау схемалары көннән-көн арта бара, ел саен тагын да яңараклары, камилрәкләре барлыкка килә. Узган елны район территориясендә шундый 29 җинаять очрагы теркәлгән, 2021 нче елда - 30.

Район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Иван Пешков әйтүенчә, мошенниклар халкыны әллә нинди юллар белән алдыйлар.

-Узган елны, нигездә, банк карталарыннан акча урлау фактлары еш булды, - ди Иван Николаевич. –  Кешеләрнең кәрәзле телефоннарына шалтыраталар һәм картаның эше туктатылды яисә картадан акча салдырмакчылар, дип хәбәр итәләр. Шуны истә тотарга кирәк, бернинди банкта да телефон аша җитди мәсьәләләрне хәл итми, өстәвенә, мәгълүматларны соратып алмый. Шуңа да беркайчан да банк картасының номерын һәм башка саннарны әйтергә ярамый. Бу хакта күпме генә сөйләсәк тә, кырыкалдарлар кармагына эләгүчеләр булып тора.

Узган елны Чирмешәндә яшәүче бер ханымның картасыннан 500 мең сумга якын акчасын урладылар, тагын бер якташыбыз кырыкалдарлар белән 10 минут телефоннан сөйләшә дә, 240 мең сум акчасын югалта. Аны, счетыгыздан акча урламакчы булганнар, шуңа яңа счет ачарга кирәк, дип алдыйлар. Ә Чирмешән егете мошенникларга үзе 800 мең сумга якын кредит рәсмиләштереп биргән.

- “Якын кешегез бәлага тарыды, акча кирәк,” –дип тә байтак кешене алдадылар. Әгәр дә сезгә шалтыратып, якын кешегезне коткару өчен акча кирәк, дисәләр, ашыгып карар кабул итмәгез. Ул кешегә, якыныгызга үзегез шалтыратыгыз һәм хәлен белегез, - диде Иван Пешков.

Полиция хезмәткәре әйтүенчә, еш очрый торган алдауның тагын бер төре - кырыкалдарлар Интернет аша “ВКонтакте”да кемнеңдер шәхси  битләренә кереп, акча сорап  язалар. Ярдәм кулы сузам дип, күрсәтелгән банк картасына акча күчерүчеләр дә була.

Соңгы вакытта алдакчылар “ятьмәсенә”, гомумән, Интернет челтәре аша эләгүчеләр саны артты.  Гадәттә, мошенниклар акчаны бушлай белдерү бирү мөмкин булган сайтлар аша үзләштерәләр.

-Якташларыбызга кабат мөрәҗәгать итәбез: уяу булыгыз. Акча турындагы үтенеч, бигрәк тә аралашмаган кешедән килгән хәбәр, сезне шикләндерергә тиеш. Райондашларыбызга интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга, призларга, бүләкләргә  кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә киңәш итәбез. Банк карталары белән дә сак эш итү сорала. Таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә, сылтамаларга (ссылка) кермәскә. Хәбәрләрне тикшерергә уйлаганда, бары тик банкларның рәсми номерларына гына чыгарга кирәк. Андый чакта 02 яисә 2-54-39 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була, - ди Иван Пешков. - Торак пунктларда төрле хезмәтләр, товарлар тәкъдим итүчеләр белән эш иткәндә дә саграк булу сорала. Алар арасында да халыкны алдап йөрүчеләр, кибетләрдә, даруханәләрдә  арзан бәягә сатылучы товарларны бик кыйммәткә тәкъдим итүчеләр очрый. Аларга да акча бирергә ашыкмагыз, башта полиция хезмәткәрләре, туганнарыгыз, ышанычлы кешеләрегез белән киңәшләшегез.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев