Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлене Америка сәүдәгәре акчасы түләнгән товар җибәрмичә интектерә

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз Чехиядән, Германиядән заказ буенча медицина җиһазы кайтарта, ул бер проблемасыз, вакытында килә. Әмма барысы да намуслы түгел икән.

Апрель башында якташыбыз Интернеттагы “Алибаба” сәүдә мәйданчыгы аша Америка сәүдәгәренә товарга заказ бирә. Ике атна дәвамында чит илгә товар, таможня һәм салым акчаларын да кертеп, 211 мең 46 сум акча күчерә. Апрель азагында товар кайтырга тиеш була, ләкин бүгенге көнгә кадәр ул юк. Сатучы райондашыбызга 1650 долларга өстәмә товар сатып алырга тәкъдим иткән, әгәр дә бу шарт үтәлмәсә акчасы түләгән товарны җибәрмәячәге турында белдергән.

Якташыбыз полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар әйтүенчә, бүген тикшерү бара, аерым мәгълүматлар да тупланган, телефон номерлары да бар. Әгәр дә якын арада ике як арасында уртак тел табылмаса, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

Полиция хезмәткәрләре тагын бер кат кисәтә:  райондашларыбызга Интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә кирәк. Андый чакта 02 яисә 2-54-39 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X