Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләргә су керү кагыйдәләрен искә төшерәләр

Узган елгы коену сезонында республикада 64 кеше суда батып үлгән. Ел саен су объектларында алты-ун баланың гомере өзелә. Төп сәбәп - җиһазландырылмаган урыннарда коену, олылардан башка су буйларында булу һәм йөзә белмәү.

Республика территориясендә урнашкан су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләре ТР Министрлар Кабинетының 2009 елның 23 апрелендәге карары белән расланган. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан суда халыкның имин ялын оештыру һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында план төзелә һәм ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белән килештерелә.

-Ярамаган урыннарда коенуны контрольлек итмәү, су коену өчен шартлар һәм җиһазландырылган урыннар булмау, муниципаль берәмлекләр, эчке эшләр органнары, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләренең су керү урыннарын тикшерүдәге һәм гражданнарны законда билгеләнгән җаваплылыкка тарту эшендәге сүлпәнлеге кешеләрнең судагы үлеменә сәбәп була, - диде район прокуроры урынбасары Айназ Газизов. - Республикада су коену сезонында административ хокук бозулар белән бәйле уртача йөздән артык эш кузгатыла: спиртлы эчемлекләр эчкән өчен; җәмәгать урынында исерек хәлдә булу; аншлаг куелып тыелса да, ярамаган урында су кергән һәм яр буенда автомобиль парковкалаган өчен. Боларга юл куймау буенча эшне җанландыру зарур.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев