Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләрдән терлек сатып алган Аксубай районы кешесе акчасын түләргә “оныткан”

9-13 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 20 хәбәр кабул ителгән.

01 Чирмешәннең Көньяк урамындагы бер хуҗалыкта мунчага ут капкан. Аның сәбәпләре ачыклана. Янгын сүндерүчеләргә ут белән бәйле башка бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган.

02 9-13 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 20 хәбәр кабул ителгән.

Бу чорда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 53 очрагы ачыкланган. Матди зыян белән 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Берәү транспорт белән исерек килеш идарә иткән.

Билгесез кешеләр Чирмешәннән бер хатын-кызның банк картасыннан, алдап, 7690 сум акчасын урлаганнар. Тикшерү бара.

Лашман авылыннан бер хатын-кызга, әлеге адрес буенча яшәмәячәген белә торып, Казахстан гражданинын ялган рәвештә учетка куйган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешән районының 5 кешесе гаризасы нигезендә, Аксубай районы кешесенә карата җинаять эше кузгатканнар: соңгысы сатып алган терлекләр өчен акчасын түләмәгән. Аннан килгән матди зыян күләме 370 мең сум тәшкил итә. Әлеге гражданиннан  шушындый зыян күрүчеләр районның полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 30 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, күпчелек чакыртулар йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. Ике инсульт, бер инфаркт очрагы теркәлгән, 4 кеше ОРВИ белән авырган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары бер атнада 36 заявка үтәгәннәр. Алар газ мичләрен, плитәләрен төзәтү һәм көйләү белән мәшгуль булганнар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X