Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлегә үтерү белән янаган өчен җавап бирергә туры киләчәк

30 июльдән 5 августка кадәр районның полиция бүлекчәсенә 25 хәбәр кергән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Матди зыян белән бер юл – транспорт һәлакәте теркәлгән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 55 очрагын ачыклаганнар.

Полициянең участок уполномоченныйлары хокук бозулар хакында 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Кара Чишмә авылы янындагы нефтьчеләр скважинасыннан кабель протекторлары урланган, 16 мең 552 сумлык зыян китерелгән. Бу эш буенча җинаять эше кузгатканнар.

Керкәле авылында яшәүче ир-егет, авылдашына үтерү белән янаган өчен, җаваплылыкка тартылачак. Ивашкино авылыннан бер хатын-кызга да, авылдашына карата хулиганлык гамәлләре өчен, закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Районда “Уңыш” һәм “Урам” оператив-профилактик чаралары дәвам итә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев