Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнле бер егет Нурлат кызын “коллыкка“ алган

30 июльдән 5 августка кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.

01 Август аеның беренче атнасы янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган. Чирмешәннең 135нче янгын частена һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына бу хакта хәбәрләр булмаган.

02 30 июльдән 5 августка кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.

Бу чорда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар, бишесе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы ачыкланган.

Участок инспекторлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 25 административ беркетмә төзелгән.

“кара Чишмә“ җәмгыяте автопаркыннан ике тапшырулар тартмасы урлау белән бәйле җинаятьне “кайнар эздән“ ачканнар. Матди зыян 6000 сум чамасы. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган. Июль азагында үз авылдашына кул күтәргән Чирмешән кешесе үз гаебен танып полициягә килгән.

Үз әтисенә тән җәрәхәтләре ясаган Туймәт авылы кешесенә җинаять җаваплылыгы яный.

Нурлат шәһәреннән бер хатын-кыздан, аны танышының Казанка авылына алып китеп, мыскыл итүе һәм ирексезләп җибәрмичә торуы хакында гариза кергән. Тикшерү бара.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч ярдәм медицина хезмәтендә 33 хәбәр һәм 58 мөрәҗәгать кабул ителгән. Һәрвакыттагыча күпчелек чакыртулар хроник авырулар янына. Фельдшерлар әйтүенчә, 10нан күбрәк кеше көнкүрештә җәрәхәтләр алып мөрәҗәгать иткән.

Умарта, шөпшә чагуына һәм бер эт тешләвенә реакция белән бәйле мөрәҗәгатьләр булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ җиһазлары көйләү һәм төзәтү, газ санагычлар алмаштыру белән бәйле 30 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев