Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнле баласын “югалтырга” да мөмкин

Район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына чакырылган, балаларына тиешле тәрбия бирмәүче ата-аналар үзләренең дөрес тормыш алып баруларын расларга тырышалар. Ә комиссия членнарын бу гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның язмышы борчый.

Чирмешәнле М. да, күз яшьләре аша, спиртлы эчемлекләр кулланмавын, ә квартирасындагы тәртипсезлекне балалы йортта шулай булырга тиеш дип аңлата. Алкоголь эчмим, ди, ә үзе аннан соң дәваланырга  ышандыра. Сүзләре сүзгә ябышмый. Социаль куркыныч хәлдәге гаилә социаль яклау бүлегенә исәпкә куелды, алар даими контрольдә булачак. Ышанычны акламаса, әни кеше баласын “югалтырга” да мөмкин. Әлеге ваемсызлыгы өчен штраф та түләргә туры киләчәк.

Чирмешән аграр техникумында укучы, җәмәгать урынында, егетләр белән спиртлы эчемлек “авыз иткән” кыз әлеге ялгышын кабатламаска ышандырды, “погонлы” комиссия членнарының үгетен аңлады кебек. Шулай да гаебе өчен җәза алды – аңа штраф салынды.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында кертелгән кагыйдәне үтәмәгән - җәмәгать урынында (автобуста) медицина битлегеннән башка баручы студентка карата да административ эш ачканнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев