Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнгә килгән кунаклар, баганага бәрелеп, кеше машинасын җимергәннәр

Машина йөртү таныклыгы да булмыйча, руль артына утырып юл һәлакәте ясаган берәүне район суды өч ел сынау срогы белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

20 яшьлек Павел Ржечковский үзенең Сергей исемле ике дусты белән Чирмешәнгә килгәч, шунда яшәүче танышларының автомобиль салонында төн кунарга булалар. Әлбәттә, бу хуҗа рөхсәте белән эшләнә. Кунаклар “Җиделе” машинасын кабызмаска дип ышандыра, ник дисәң машина ачкычы урында ук була. Кызык ясарга теләп, егетләр спиртлы эчемлекләр алалар һәм бераздан яхшы ук кызалар. Ә төнге икедә, ярамаганлыгын һәм биргән вәгъдәләрен онытып, машинаны кабызалар һәм Бөгелмәгә барып кайтырга ниятлиләр. Руль артына Ржечковский утыра. Ул газга басып бик кәттә генә кузгалып китә, тик Чирмешәнне чыкканда ук, Сабан туйлар уза торган стадион тирәсендәрәк, электр баганасына килеп бәрелә.

Ржечковский үзе һәм бер Сергей куркып кына өлгерәләр – аларга берни булмый, ә менә арткы утыргычта йокымсырап барган икенче Сергей авыр тән җәрәхәтләре ала.

Төнге сәяхәт яшьләр өчен күңелсез тәмамлана: берсе  больницага эләгә, икенчесе -  хөкем ителүчеләр эскәмиясенә. Шуның өстәвенә аларга ышандырып бирелгән автомашина да җимерелә.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев