Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә әти-әниле ятимнәр дә бар

Күп очракта әти белән әни арасындагы аңлашылмаучанлык аркасында бала интегә. Иске Элмәледән бер әти кеше үзенең кызы белән очраша алмый икән, моңа элеккеге хатыны каршы килә, ди. Ул ярдәм сорап балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә мөрәҗәгать иткән. Чираттагы утырышта ата-аналар белән әңгәмә үткәрелде. Әти белән әни арасында гына түгел, ә...

Күп очракта әти белән әни арасындагы аңлашылмаучанлык аркасында бала интегә. Иске Элмәледән бер әти кеше үзенең кызы белән очраша алмый икән, моңа элеккеге хатыны каршы килә, ди. Ул ярдәм сорап балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә мөрәҗәгать иткән. Чираттагы утырышта ата-аналар белән әңгәмә үткәрелде.


Әти белән әни арасында гына түгел, ә әби белән әни арасында да тәрбиягә кагылышлы аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Бу очракта да бала ике ут арасында кала, иң элек ул интегә. Шуның өчен үзара низагка баланы катнаштырырга кирәкми.

Иске Үтәмештән яшь кенә әнигә балалары бөтенләй кирәкми төсле. Спиртлы эчемлекләр эчеп, кәеф-сафа корып йөрергә яртаучы А.ның сабыйларын приютка озатканга инде алты ай вакыт узган. Тик әни кеше бу вакытта балаларын кайтару турында уйлап та карамаган, эчеп йөрүен дәвам итә. Шул сәбәпле, аның приюттагы балалары белән очрашуы чикләнәчәк, әгәр уңай якка үзгәреш булмаса, ана хокукыннан мәхрүм итеп, алимент түләттерәчәкләр.

Шентала медицина училищесында укучы Югары Кармалка егете бу уку йортында укырга теләми, 464 сәгать дәрес калдырган, алты фәннән бурычы бар. Әлеге яшүсмергә, теләге булса, Чирмешәндәге һөнәр училищесына урнашырга ярдәм итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан