Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә цемент урлаган төзүчеләр хәзер мәҗбүри эшләячәкләр

Чирмешәндәге объектларның берсендә эшләүче ике төзүчегә дә 13 саны бәхет китермәгән.

Җәйнең бер төнендә, хәмер кулланган хәлдә, төзүчеләрнең берсе икенчесенә җиңел юл белән акча “табарга” – үзләре эшли торган төзелештән цемент урлап сатарга тәкъдим итә. Шул ук төнне “дуслар” 13 капчык төзелеш материалын ташып, әзерләп куялар. Сатып алучы да табыла, аңа цемент эш хезмәте исәбенә бирелгән материал, дип ялганлыйлар.

Ләкин кырын эшне, цементны машинага төягән вакытта объектка килеп чыккан прораб ачыклый.

Суд утырышында хөкем ителүчеләр үз гаепләрен таныйлар, аларга  мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X