Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә ике кеше түбәдән кар чистартканда зыян күргән

11-17 февральдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган.

01 Янгын-коткару хезмәте белгечләре өчен узган атна тыныч узган – аларга ут казаларына һәм юл-транспорт һәлакәтләренә барырга туры килмәгән. Бу хакта 135 нче янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан белештек.

02 11-17 февральдә район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган, анда автомашиналарга гына зыян килгән. 98 машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәләрен бозган, шуларның икесе транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәр.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 14 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез кешеләр Чирмешәндәге “Пельменная” кафесының кирпеч стенасын сүтеп, кереп аннан 4 мең сумлык спиртлы эчемлекләр һәм азык-төлек урлап чыкканнар.

Берәүләр шулай ук район үзәгенең больница “шәһәрчеге”ндәге чүп савытына-евроконтейнерга кызыкканнар, “Экосервис”ка матди зыян күләме 17 мең сум. Әлеге урлау фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Казанкада берәүнең хуҗалыгыннан 12 тавык урлап чыкканнар. Тикшерү бара.

Кыйнап, хатынының сәламәтлегенә нык зыян китергән Иске Котыш авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

“Арсенал” операциясе кысаларында утлы корал өчен кирәк-ярак саклау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тартканнар.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 36 тапкыр чакыртканнар. Көнкүрештә имгәнү алуның 7 очрагы теркәлгән (икесе – Чирмешәндә, түбәдән кар чистартканда егылып төшү һәм кар ишелү белән бәйле), 8 кеше ОРВИ белән авырган. Һәрвакыттагыча, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына еш барырга туры килгән.

04 Узган атнада газ хезмәте слеарьлары газ җиһазларын төзәтү һәм көйләү белән бәйле 40 заявка үтәгәннәр.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев