Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер хатын-кызның 60 мең сум акчасын урлаганнар

Мошенниклар Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның банк картасыннан 60 мең сум акчасын урлаганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, 6-12 августта район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 27 хәбәр кабул иткәннәр. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 13 административ беркетмә төзелгән.

Район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән, имгәнү алучылар юк.

Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 73 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүчегә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Үз авылдашына кул күтәргән Чирмешән кешесе дә җәзасыз калмас. Шулай ук район үзәгендә бер хатын-кыз үзен мыскыллаган һәм янаган гражданинны җаваплылыкка тартуны сорап полициягә мөрәҗәгать иткән.

7сеннән 16 августка кадәр районда “Мәк” оператив-профилактик операция уза.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев