Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер хатын-кыз кибеттән 3 мең сумлык товар урлап чыккан

20-26 майда район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Без бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек. Ульяновка посты коткаручылары Иске Котыш авылы янында булган юл һәлакәтенә барганнар.

02 20-26 майда район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Бер атнада 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: өчесендә имгәнүчеләр бар, икесе – матди  зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 95 очрагы ачыкланган, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Чирмешән кешесе – бер хатын-кыз “Пятерочка” кибетеннән 3 мең сумлык азык-төлек һәм шәхси гигиена кирәк-яраклары урлап чыкканда тотылган.

Район үзәгендәге универмаг кибете янында Әлмәт районыннан булган исерек хәлдәге, бер кешенең документлары һәм әйберләре белән сумкасы “аякланган”.

Район үзәк больницасына Чирмешәндә яшәүче башы яраланган яшүсмерне китергәннәр. Зыян күрүче сүзләренчә, аңа яшьтәше таш белән суккан.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 чакырту һәм 20 мөрәҗәгать теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, күпчелек чакыртулар – хроник авырулар янына. ОРВИ белән авыруның һәм көнкүрештә имгәнү алуның берничә очрагы булган. Шимбә, якшәмбе көннәрендә “Ашыгыч ярдәм” юл һәлакәтләренә барган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 65 заявка үтәгәннәр.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев