Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер атнада ике кесә телефоны урлаганнар

24 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хабәр кабул ителгән. Бу чорда кесә телефоннары урлау белән бәйле ике җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 17 административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән биш юл-транспорт һәлакәте булган. Шул вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы ачыкланган. Бер автомобиль йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Ульяновка авылында билгесез кешеләр “Ермолаев Д.Н.” крестьян-фермар хуҗалыгыннан запас частьләр урлап чыкканнар. “Тепсуркаев В.А.” крестьян-фермер хуҗалыгының Иске Котыштагы складларына кереп, видеокүзәтү камерасын ватканнар. Әлеге эшләр буенча тикшерү бара.

Чирмешәндә яшәүче берәү үзен һәм туганын кыйнаган танышын җаваплылыкка тартуны сорый.  

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X