Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Чирмешәнагрохезмәтләре” складыннан 1400 литр дизель ягулыгы урлаганнар

27 майда-2 июньдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте диспетчерлыгыннан һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек.

02 27 майда-2 июньдә район полиция бүлекчәсендә 42 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар, өчесе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 91 очрагын ачыклаганнар, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 5 административ беркетмә төзегәннәр.

“Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыяте складыннан 1400 литр дизель ягулыгы урлап чыкканнар. Матди зыян күләме 48 мең сум.

Чирмешәннең ике хатын-кызы Әлмәт районы кешесенең әйберләре белән юл сумкасына кызыкканнар. Тикшерү бара.

Билгесез адәмнәр “Күтәмә АГРОфирмасы”ның Күтәмә авылы янындагы чәчкеченнән гидравлика шлангларын салдырганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Хатыннарына кул күтәргән ике ир-атка – чирмешәнлегә һәм ульяновкалыга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 34 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, аларга биш кеше талпан кадалудан соң мөрәҗәгать иткән, бер инсульт булган, бер кеше көнкүрештә имгәнү алган. Берничә кеше умарта чагуга аллергиядән зарланып килгән. Һәрвакыттагыча кан басымы чирләреннән интегүчеләргә еш ярдәм итәргә туры килгән.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 37 заявка үтәгәннәр.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев