Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында законсыз рәвештә корал саклаган пенсионерны хөкем иткәннәр

61 яшьлек Яшәүче авылы кешесенә, үзендә законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр, утлы корал һәм аңа кирәк-ярак саклаган өчен, җәза бирелде.

Полиция хезмәткәрләре әлеге пенсионерның арсеналына: дарыга, кулдан ясалган пистолетка һәм патроннарга быелның август аенда тап булалар һәм аларны алалар.

Дөрес, бу вакытта хуҗа кеше үзе өйдә булмый, чөнки Малик Нуруллинга Чирмешән судының 2017 елдагы июль ае карары нигезендә 6 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы бирелгән. Аңа колониядә тагын 3 ел утырырга калган. Тик өендәге “табыш” белән бәйле, ул тагын хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән.

Суд утырышындагы сорау алу вакытында Малик Нуруллин шартлаткыч матдәләр, корал һәм аңа кирәк-яраклар саклау җинаятен кылуны тулысынча таныды. Элек кылган җинаяте өчен бирелгән җәзасына өлешчә өстәп, суд аңа 3 ел да 6 айга катгый режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы һәм 20 мең сум штраф түләтү карары чыгарды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев