Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында корал тапшырып, бүләк алучылар бар

Бүген район территориясендә яшәүче 400 кешедә 500 дән күбрәк берәмлек корал (ау, травматик, газ һәм башкалар) саклана.

Бу мәгълүмат район полиция бүлекчәсеннән алынды.

Участок инспекторлары райондашларыбызның корал һәм патроннарны ничек саклауларын даими тикшереп торалар. Корал һәм патроннарны гына түгел, дары һәм капсулаларны да бикләнә торган сейфларда сакларга кирәк.

Сейфлар аеруча ныклы материаллардан: металлдан эшләнгән, яки агачтан ясалып, металл белән тышланган булырга тиеш. Коралны чит кешегә бирергә ярамый.

Тикшерү вакытында корал саклау кагыйдәләрен бозу фактлары да ачыклана, диләр полиция хезмәткәрләре, бу очракта корал алына, хуҗасы административ җаваплылыкка тартыла. Агымдагы елда мондый  43 факт теркәлгән. Җитешсезлекләр бетерелгәч кенә, коралны хуҗасына кайтаралар.

Болардан тыш коралны транспортировкалау кагыйдәләрен бозучылар да бар икән, моның өчен 1000 сумнан 1500 сумга кадәр штраф каралган, узган елны әлеге кагыйдәне бозган өч кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

Полиция хезмәткәрләре сүзе буенча, июнь аенда Әккәрәй авылына Ульяновск шәһәреннән кунак кайта, үзе белән теркәлгән ау мылтыгы да була. Бер көнне әлеге кеше үзенчә күңел ачарга ниятли һәм авыл уртасында мылтыктан ата башлый. Мондый хокук бозу өчен ул,  суд карары нигезендә, ел ярымга корал тоту хокукыннан мәхрүм ителгән, коралы алынган һәм 3000 сум штраф та бирелгән.

Район эчке эшләр бүлегенә коралларны ирекле тапшырган өчен бүләкләү тәртибе  дәвам итә, мылтык өчен  - 1500,  пистолетка  500 сум акча аласың. Полиция бүлекчәсенә теркәлмәгән коралны да тапшырырга мөмкин, бу очракта кеше җаваплылыкка тартылмый һәм шулай ук акчалата бүләк ала. 2018 нче елда районда ирекле рәвештә корал тапшыруның 14 факты теркәлгән.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев