Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында узган елны 25 кешене мошенниклар алдаган

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртүгә карамастан, кызганычка каршы, алар “кармагына” эләгүчеләр һаман очрап тора. Узган елны шундый 25 җинаять очрагы теркәлгән. Яңа елның узган ике аенда да инде дүрт якташыбыз кырыкалдарлар корбаны булган.

Район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов әйтүенчә, мошенникларның алдау схемалары гел үзгәреп тора, әледән-әле аның яңа төрләре эшкә җигелә.

-Күптән түгел генә Чирмешәндә яшәүче олы яшьтәге абзыйга шалтыратып, исеме һәм әтисе исеме белән дәшеп, бушлай дару тәкъдим иткәннәр. Якташыбыз эшнең кая барганын бик тиз абайлап алган һәм телефонны куйган. Кызганыч, ләкин башка кайберәүләр таныш булмаган номердан шалтыратуга җавап бирәләр, алай гына да түгел, банк карталарының мәгълүматларын да әйтеп бирәләр, - ди Хәлил Шәфигулла улы. – Район үзәгендә яшәүче бер ханым да, 10 минут телефоннан сөйләшкәч, кредит картасыннан 240 мең сум акчасын югалта. Мошенниклар аны, банк счетыгыздан акча урламакчы булганнар, шуңа яңа счет ачарга кирәк, дип алдыйлар.

Полиция хезмәткәре әйтүенчә, мошенниклар алдау схемалары төрле. Элек, нигездә, “Әни, коткар!” кебек төре популяр булган.  «Мин улыгызның, туганыгызның дусты, ул җинаять кылды. Аны бәладән коткарыр өчен акча күчерергә кирәк",- дигән сүзләрне ишетеп, байтак кеше акчасын югалтты. Соңгы вакытта әлеге сүзләр кабат ишетелә башлаган, алданучылар да бар икән.

-Якташларыбызга кабат мөрәҗәгать итәбез: уяу булыгыз. Акча турындагы үтенеч, бигрәк тә аралашмаган кешедән килгән хәбәр, сезне шикләндерергә тиеш. Райондашларыбызга интернет аша тәкъдим ителүче арзан товарга, призларга, бүләкләргә  кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә киңәш итәбез. Банк карталары белән дә сак эш итү сорала. Таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә, сылтамаларга (ссылка) кермәскә. Хәбәрләрне тикшерергә уйлаганда, бары тик банкларның рәсми номерларына гына чыгарга кирәк. Андый чакта 02 яисә 2-54-39 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була, - ди Хәлил Шарапов. - Торак пунктларда төрле хезмәтләр, товарлар тәкъдим итүчеләр белән эш иткәндә дә саграк булсак иде. Алар арасында да халыкны алдап йөрүчеләр, кибетләрдә, даруханәләрдә  арзан бәягә сатылучы товарларны бик кыйммәткә тәкъдим итүчеләр очрый. Аларга да акча бирергә ашыкмагыз, башта полиция хезмәткәрләре, туганнарыгыз, ышанычлы кешеләрегез белән киңәшләшегез.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев