Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында пистолеттан атучыны эзлиләр

6-12 майда район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

01 8 май көнне район үзәгендәге “Ландыш” балалар бакчасы бинасында төзек булмаган электр үткәргечләре төтенләгән. Ачык ут булмаган.

11 майда 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена Иске Үтәмештәге бер өйдә ут чыгуы хакында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, хуҗалар аны үзләре сүндереп өлгергәннәр. Торак йортның бер өлешенә зыян килгән.

ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым посты диспетчерлыгында хәвефле хәбәрләр теркәлмәгән.

02 6-12 майда район полиция бүлекчәсендә 35 хәбәр кабул ителгән.

10 майда Яңа Элмәле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган – җәяүлене бәрдергәннәр. Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүче, шушы авыл кешесе, Әлмәткә больницага озатылган. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Шул ук көнне Югары Чегодай авылы янында “Мерседес” автомашинасында баручы билгесез кешенең Чирмешән кешесе идарә иткән машина юлын “кистерүе”, соңгысы уңаена пистолеттан атуы һәм вакыйга урыныннан качуы хакында хәбәр итәләр. Зыян күрүчеләр юк. Газ пистолеты гильзасы алынган. Закон бозучының кемлеге ачыклана һәм тикшерү бара.

03 Ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары әйтүенчә, узган бәйрәм көннәрендә талпан кадалу белән бәйле мөрәҗәгатьләр күп булган. Бу көннәрдә тәүлегенә уртача 18-19 чакырту теркәлгән. Нигездә, тән температуралары күтәрелгән балаларга һәм кан басымы чирләреннән интегүчеләргә ярдәм итәргә туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 32 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев